Жизнь махалли

Сегодня 17 февраля в селе Средняя Илюзянь жители села простились и проводили в последний земной путь в вечность в мир Барзах экс Муфтия, председателя Регионального Духовного Управления Мусульман Ульяновской Области, бывшего Имам-Хатыба Центральной мечети г.Ульяновска на Банной улице, Главного Казыя ЦДУМ России, хаджия Аюб хазрата Хамзиновича Дебердеева. В церемонии джаназа намаз, заупокойной молитвы вместе с мусульманами села приняли участие муфтий Ульяновской Области Саубян хазрат Сулеманов, Муфтий Пензенской Области Адельша хазрат Юнкин, Казый Абубакр хазрат и молодые имамы.  А.Х.Дебердеев родился 73 года назад в селе Средняя Илюзянь в детстве обучался у устаза в мечети, позже обучался в медресе Мир-Араб в Бухаре и в Ташкенте. Вместе с Махирой ханум они воспитали 8 детей. Под руководством Аюб хазрат в Ульяновской Области было построено более 90 мечетей и открыт первый в Поволжье татарская школа, медресе. В его бытность Центральная мечеть приняла гостей празднования 1100-летяи принятия Ислама в Волжской Булгарии. В памяти мусульман Муфтий Аюб хазрат навсегда останется духовным лидером с активной жизненной позицией и справедливым прямым нравом. По состоянию здоровья Аюб хазрат вынужден был переехать в родовое село. Он построил там мечеть, где служил имамом до последнего вздоха- это была его мечта. Хазрат был наставником многих шакирдов в том числе и муфтия Альбир хазрата. Аюб хазрат часто приезжал в Чувашию и всяческий поддерживал деятельность ДУМ направленного на укрепления единства ЦДУМ и традиционного толка Ислама. Мусульмане Чувашской Республики скорбят вместе с родственниками и близкими хазрата и передают искренние чувства соболезнования в связи с невосполнимой утратой дорогого человека. Пусть с миром покоится душа Аюб хазрат и ангелы милости сопровождают его. По информации РДУМ ПО 25 февраля в пятницу в селе Средняя Илюзянь пройдет Мавлид с участием муфтиев, имамов и алимов, где вспомнят молитвой Аюб хазрата.

15 февраля 2011 года состоялся совместное заседание Координационного совещания при Президенте ЧР по обеспечению правопорядка в ЧР и Координационного совета при Президенте Чувашии по противодействию коррупции. В работе заседания приняли участие руководители региональной и муниципальной власти ЧР, представители общественных организаций и представители традиционных религий Чувашии. От Чебоксарско-Чувашской Епархии протоиерей отец Михаил Иванов и председатель мусульманского прихода г.Чебоксары, заместитель Муфтия Хайдар Сафиуллин.  Рассматривались следующие вопросы; 1. О работе правоохранительных органов, Прокуратуре Чувашской Республики, органов государственной власти Чувашской Республики по выявлению и пресечению фактов коррупции за период с 2010г., по январь 2011г., в том числе. -О проделанной работе и предпринимаемых мерах по возврату средств федерального бюджета и республиканского бюджета Чувашской Республики, выделенных некоммерческой организации «Фонд содействия развитию венчурных инвестиции в малое предприятия в научно-технической сфере Чувашской Республике». -О принятых мерах по фактам нарушений, допущенных ОАО «Сельскохозяйственный рынок»при строительстве сельскохозяйственного рынка в г. Чебоксары по ул. Николаева. -О проведенной работе по проверке деятельности ОАО «Чебоксарский бройлер». 2. Об организации взаимодействия органов исполнительной власти Чувашской Республики, территориальных органов федеральных органов исполнительной власти, органов местного самоуправления, институтов гражданского общества и социально ориентированных некоммерческих организации по вопросам обеспечения правопорядка на территории Чувашской Республики. 3. О работе по противодействию распространения пьянства, алкоголизма и наркомании на территории Чувашской Республики и мерах по повышению эффективности в ее проведении. 4.О Результатах мониторинга публикаций в средствах массовой информации Чувашской Республики по вопросам противодействия коррупции за 2010 год. 5. О реализации мероприятий, направленных на снижение административных барьеров в различных сферах общественных отношений. 6. О ходе выполнения протокольных решений Координационного совещания от 18 января 2011 года. Из выступления Президента Чувашии М. Игнатьева на совместном расширенном заседании 

Глава Центрального духовного управления мусульман Талгат Таджуддин поблагодарил президента России Дмитрия Медведева за поддержку мусульман и мусульманских объединений страны, постоянную заботу и попечение о сохранении традиционных устоев и духовности граждан России. 

"Диния нәзарәте үз алдына куйган мәсьәләләрне чишәргә тырыша. Бу эшләрне бер кеше гомерендә генә эшләп бетерерлек түгел. Шуңа да аны матур итеп башлап калдырырга кирәк. Иншалла, дәвамы хәерле булыр. Киләчәккә дөрес ишекләр ачарга кирәк”, – дип әйткән иде бер ел элек Әлбир Крганов. 
Ишекләрнең ничек һәм нинди юнәлештә ачылуын күзәтү кыен түгел. 18 яше тулганчы ук мөфти буларак сайланган хәзрәт бүген Чуашстан белән Мәскәү шәһәре һәм Русиянең үзәк өлкәсе мөфтиятен җитәкли, Русия Үзәк Диния нәзарәте (алга таба – ҮДН. – А.Ш.) рәисенең беренче урынбасары вазифасын башкара. 7 мәчетле Шыгырданны бүген илдәге мөселман җәмәгатьчелеге яхшы белә, ә татарлар аларның ничек мәхәллә системасын киң колач җәелдерүен күреп, үрнәк алырга тора. Күп сөйләргә була, ул әле Русия иҗтимагый палатасына сайланган бердәнбер мөфти дә. Бик тирәнгә кермичә, без кайбер мәсьәләләр хакында сөйләштек. МӘЧЕТЛӘР МӘСЬӘЛӘСЕ – Әлбир хәзрәт, мәчетләр салу мәсьәләсе Татарстан мөселманнарын күптәннән борчый. Шул ук вакытта Мәскәү белән башка кайбер төбәкләрдә әлеге проблема һаман да бар. Чуашстанда да мәчет салырга рөхсәт авырлык белән алынды. – Мондый проблема бездә дә бар иде. Комсомол белән Яңа Чабаксар шәһәрендә ул уңай хәл ителде. Бу мәсьәләне без тикшердек. Дәүләт каршылыгы дип тулаем әйтеп булмый. Дәүләт ул – киң мәгънәле төшенчә. Анда урын биләүче кайбер шәхесләрнең аңламаулары, берникадәр башбаштаклыгы күзәтелә. Шулай да без уртак тел таба алдык һәм ике урында да мәчет салу өчен җир мәсьәләсен хәл иттек. Алай гына түгел, Комсомол шәһәрендә мәчетнең җирдән түбән каты төзелеп бетте. Чабаксарда исә җир бүленеп бирелде, бу хакта без Чуашстанның яңа Президенты Михаил Игнатьев белән аерым сөйләшү алып бардык. Мәскәүдәге бу мәсьәләдә, гомумән, дәүләт һәм шәһәр структуралары белән дини оешмалар дөрес килешү төзергә тиеш. Аерым бер программа нигезендә эш алып барырга кирәк. Шул чакта гына җайлашып эшләп булачак. – Мәскәүдә тарихи татар мәчетен сүтеп, аның урынына яңа мәчет салуга каршы ҮДН дә, мөселман җәмәгатьчеләре дә үз сүзен әйтте. Тик менә көннән-көн эшнең киресен күрәбез. – Тарихи мәчет сүтелүгә без каршы. Әйе, ҮДНдә махсус мөрәҗәгать тә кабул ителде. Мин бу мәсьәләне Русия иҗтимагый палатасында да күтәрдем. Ул 100 еллык мәчет! Мәскәү хакимияте ул мәчетне торгызыр өчен, күпме акча түкте. Шуны җимереп ату, миңа калса, уйланып бетерелмәгән сәясәт. Зур-зур мәчетләр салуга караганда, аларның кечерәк булса да ешрак урнашуы мөселманнарга күпкә уңайлырак булыр иде. Дини лидерларыбызга да сәяси мәнфәгатьләрен генә кайгыртырга кирәкми, халыкка уңайлырак шартлар тудыру турында да уйларга кирәк. Әлбәттә, башкалада зур мәчет булу ул мәртәбәле, ләкин төзек башка мәчетләр хисабына салынмасын иде ул, халкыбызның алтын мирасын без киләчәк буыннарга саклап калдырырга тырышырга тиеш. ЯТ АГЫМНАР – Бөтен дөньяны да бертөрле уйлаттырып булмый. Хәтта бер үк гаиләдә пешерелгән ашның да һәрбер гаилә әгъзасына ошамавы бар. Һәркемнең үз фикере булуы табигый. "Сәләфитләргә” килгәндә, бүген бу агым аерым бер дәүләтнең сәясәте буларак кабул ителми. Ә үзләрен ваһһаби дип атаучыларның аерым бер тискәре гамәлләренә карата бәя бирүдә чагыла. Һәм мондый идея таратучы кешеләр зур куркыныч тудыра кебек. "Сәләфитләр” үткәннәр юлы дигәнне аңлата. Без аны сәхабәләр Болгарга китереп, шуннан бирле ияреп барган Пәйгамбәребез юлы дип беләбез, ләкин бүген бу сүзне башка мәгънәдә эшләтеп, радикальләр үз мәнфәгатендә кулланырга тырыша. Чынлыкта, мәзһәбләр арасында көрәш бөтенләй булырга тиеш түгел! Җәннәткә ваһһабичылар, сәләфитчеләр, әхмәдче һәм башкалар керә диелмәгән, ә мөселманнар керәчәк дип әйтелгән. Гомумән, мөселман дип саналу – иң югары дәрәҗә. Ишетеп, өстән-өстән укып, аны хакыйкать дип уйлыйлар. Ләкин бу бит алай түгел. Дин ул – бик тирән фән. Аны бик тәфсилләп өйрәнергә һәм аңларга кирәк. Мәсәлән, бер сорауга төрле дин галимнәренең төрле җавабы, вәзгыятькә төрле карашы хөкем сөрә. Шуңа да Пәйгамбәребез (с.г.в.) мөселманнарның остазлары, галимнәре, имамнары булырга тиеш дигән. "Ул аларны тыңларга, алардан сорарга, алар артыннан барырга кирәк”, – дип юкка гына әйтмәгән. Әгәр белмәсәң сора. Безнең вазифа – үз арабыздан белемле кешене үстереп чыгару. Кызганыч, бүген татар галимнәре арасында андый кешеләр күп дип әйтеп булмый. Шуңа да без үз бай мирасыбызны, тарихыбызны, ана телебезне белгән, ислам нурын тирә-юньгә җәелдерерлек шәхесләр үстерергә тиеш. Моңа каршы милли дини мирасыбызга корылган ныклы мәгариф системасы тора ала. МӨФТИЯТЛӘР – Бер ел элек без мөфтиятләрнең берләшүгә таба юл тотуын күзәттек. Яңа елга, киресенчә, аларның ишәюен күрдек. Яңа оешкан Бөтенрусия мөфтиятен мөселман җәмәгатьчелегенең бер өлеше: "Берләшүгә, тотрыклы эшләүче мөфтиятләрнең эшчәнлегенә зыян китерәчәк”, – дип белдерде. – Яңа мөфтиятне мин ҮДНгә каршы махсус барлыкка килгән дип әйтмәс идем. Чөнки ҮДНнең ике йөз елдан артык тарихы бар, хәтта Сталин вакытында да ул үз эшен туктатмаган. Бүген кешеләр исламга кайтканда, ислам һәм мөселман дин әһелләре сүзе белән җәмәгатьчелек санлашканда, яңа оешкан мөфтият ҮДН эшчәнлегенә берничек тә тәэсир итәр дип уйламыйм. Ул эшчәнлеген элеккечә дәвам итәчәк. Нинди максат белән мөфтиятнең оешуын вакыт үзе күрсәтер. Ләкин безнең ишекләр дә һәркемгә ачык. – Шулай да берләшүгә юл кайчан ачылыр дип уйлыйсыз? – Бу бик яхшы хыял, ул беркөнне тормышка ашар. Биш яшьлек баладан зур китапларны укыдыңмы әле дип сорау дөрес түгел дип уйлыйм. Дин торгызыла башлавына, өлкә мөфтиятләре эшли башлавына 15 ел вакыт дип әйтелсә дә, аларның җайлануы, кадрлар составын тәртипкә китерүе, инфраструктура булдыру, мәгариф мәсьәләсен җайлау һәм башкалар – бу бит эшләнмәгән күпме эшләр?! Әлбәттә, иң элек, мөфтиятләр арасында уртак фикер булырга тиеш һәм, иншалла, берләшүгә юл ачылыр. Бу эшне административ көч белән генә хәл итеп булмый. Рухи берләшү, бер фикердә булу кирәк. Мәсәлән, проблемаларга уртак чишү юлларын тәкъдим итү, аерым алганда, экстремизмга, террорчылыкка каршы, көн үзәгендә торган мәсьәләләргә уртак фәтвалар чыгару һәм башкалар. Безгә шул хакта уйларга кирәк. ҮДНдә без бу мәсьәләне карадык, Төньяк Кавказ координацион үзәге, Русия мөфтиләр шурасы бар, аларны туздырып булмый хәзер. Бу оешмалар үз урынында калган хәлдә, әлеге оешмаларның советы булып бер факультатив киңәш органы оештырыйк, дигән карар кабул ителгән иде. Ләкин бу тормышка аша алмады. Әгәр дә бүген 220 еллык тарихи оешмабызны югалтсак, безне киләчәк буын да, тарих та гафу итмәячәк. Бу безнең татар халкына кирәкле булган оешма, җәмәгатьчелек тә, галимнәр дә моның шулай икәнен яхшы аңлый. 15-20 ел элек ҮДНнән аерылган мөфтиятләр берләшик дисә, безнең ишекләр ачык, бергәләшеп эшләргә әзер. Туздыру – җиңел эш, әмма торгызу күпкә катлаулырак. Шуны онытмаска кирәк: безнеке кебек 220 еллык мөселман оешмасы кебек озын гомерле структура дөньяда калмады бугай. Төркиянең, Согуд Гарәбстанының оешуына 90 ел вакыт, аларда яңа структура. Безнең көчле аргументыбыз була торып, аны югалтырга хакыбыз юк. МӘСКӘҮ МӨФТИЯТЕ – ҮДНнең 7 декабрьдә үткән чираттагы пленумында мөфти Тәлгать Таҗетдин Мәскәү һәм Русиянең Үзәк өлкәсендә ҮДНнең мөфтиятен төзү зарури икәнлеген белдерде. Бу эш сезгә йөкләнде. Шулай да Мәскәүдә татарга каршы эшчәнлек алып баручы мөфтиятләр булганда, яңа мөфтиятнең эшчәнлеге нинди юнәлештән барачагы күпләрне кызыксындыра. – Мәскәүдә Яңа ел алдыннан хәбәр ителгән мөфтият оешуны гайре табигый әйбер дип карарга кирәкми. Инкыйлабка кадәр Русия җирлегендә өч мөфтият эшләп килде. Шуларның иң зурысы Уфада урнашкан Диния нәзарәте иде. Татар-башкортлар яшәгән җирләр, шул исәптән Мәскәү, Петербург кебек олы шәһәрләрдәге мөселман мәхәлләләре дә Уфада урнашкан нәзарәт карамагында булды. Шул ук хәл Советлар заманында да кабатланды. Чынлап әйткәндә, Уфада урнашкан нәзарәт, беренче көннәреннән үк татар-башкорт мөселманнарының, мәхәлләләренең дәүләт белән ике арадагы арадашчысы булды. Дөрес, аны Әби патша мөселманнарны кулда тотар өчен төзегән дип сөйлиләр. Әмма бу берьяклы караш. Чөнки татар дәүләтләре җимерелгәч, татар ике гасыр буена канлы сугыш алып бара. Дистәләгән баш күтәрүләр була. Соңгысы – Батырша восстаниесе. Әби патша шушы хәлдән чыгу юлын, мөселманнар белән дәүләт арасында ниндидер бер институт булырга тиешлеген аңлады. Шуннан соң нәзарәт барлыкка килде. Ягъни ислам дине рус империясе тарафыннан рәсми танылды. Менә шушы чордан соң татар-башкортның дәүләт белән хезмәттәшлек алып барачак мөселманнарны берләштергән органы булды. Әкрен генә милли тормыш мәхәлләләр булып үсеп китте. Татарлар азчылык тәшкил иткән шәһәрләрдә дә татар мәхәлләләре барлыкка килде. Диния нәзарәте әлеге процессны үз кулында тотты. Мәскәүдәге тарихи мәчетләр патша заманында да, совет чорында да Уфа нәзарәтенә бәйле иде. Аларны хәзер хуҗа булып утырган бер генә мөфти дә, имам да дә төзетмәде, ул халкыбызның дәрте, какшамас иманы, дәүләтенең ышанычына ирешеп, тир түгеп, тиенләп сәдакалар җыеп төзелгән Аллаһы йортлары. Әмма гасырлар буе формалашкан, татар-мөселманның бердәнбер институты булган системадан өзеп, яңа идарәләр төзелде. Инде үзләренә "приватизацияләгән” ул мәчетләрне хәзер тарихи һәйкәлләр исемлегеннән чыгарып, үзгәртеп корып яталар. Хәтта ул тарихи мәчетләрне сүтәргә дә ниятләре юк түгел дип ишетәбез. Бу татар тарихы. Мәскәүдәге мәчетләр гомер буе татар мәхәлләсе, татар мәктәпләре, татар тормышы белән бер булды. Ул вакытта Мәскәүдә татардан башка мөселман халкы юк иде. Менә хәзер башкалар да бар. Әмма алар үз мәзһәбләре, үз гадәтләре белән ул мәчетләрдәге халкыбызның рухын үзгәртергә ниятли. Димәк, тарихи татар мәчетләре хәзер татарныкы түгел, ә интернациональ мөселманнарныкы. Ә татарның ике гасырдан артык формалашкан рус-татар, насара-мөселман мөнәсәбәтләрен җайлау механизмын ничек саклап калырга? Миңа калса, Мәскәүдә һәм үзәк төбәктә яңа төзелгән мөфтият шушы юнәлештә эшләр, татар-мөселман традицияләрен ныгытыр, шәһәр шартларында татар мәхәлләсен торгызыр дигән өмет бар һәм шундый максат ҮДН тарафыннан куелды да. Шуңа да милләтләре татар булмаган дин кардәшләребезгә дә ике гасырдан артык матур эшләгән тәҗрибәне күрсәтеп хезмәттәшлек итәргә уйлыйбыз. Салынган мәчетләргә дәгъва белдермим. Манеж буйларында лизгинка яки эпипэ биеп кенә, миллилек тә, динилек тә сакланмый, татар тарихы моны ачык күрсәтә. Килгәннәр икән көньяктан, гасырлар буе татар-башкорт бу шәһәрдә ничек үзен һәм иманын сатмыйча, башкаларны кимсетмичә сакланып, үсеп килгәнен өйрәнсеннәр. Яңа мөфтиятнең бурычларын шунда күрәм. Ягъни татар тәҗрибәсе нигезендә Мәскәүдә яңа ислам яңарышын башлауда. Әңгәмәдәш Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

13 февраля в Шумерлинском городском доме культуры Восток прошел торжественный вечер посвященный рождеству Пророка Мухаммада (с.а.в). Детские коллективы из мусульманских приходов Чувашии в количестве 75 человек, под руководством медресе «Гулистан» продемонстрировали Шумерлинцам эпизоды из жизни пророка и авлия, читали мунаджаты и баиты. С праздником мусульман поздравил глава администрации г.Шумерля А.Ю.Броницын. Ректор медресе, заместитель муфтия Наиль хазрат Ямалутдинов поздравил мусульман от имени муфтия и вручил благодарность Духовного Управления Мусульман ЧР председателю общественного совета прихода Асхат эфенди за активную деятельность в духовно-нравственном возрождении. Также с приветсвием к жителям обратился председатель НКАТ ЧР Р.М.Гадельянов. На празднике в Шумерля приняли участие и гости из татарских деревень Нижегородской области.

Конец XIX – начало XX веков – время расцвета татарского просветительского движения. Открываются новометодные школы, появляется возможность женского образования. Очаги просвещения возникают не только в Казани или Уфе. Создается уникальный для татарского общества того времени комплекс мужской и женской школы в селе Иж-Буби Сарапульского уезда Вятской губернии (ныне Агрызский район РТ). Историки утверждают, подобного очага просвещения для женщин не было в то время не только у татар, но, пожалуй, и во всем мусульманском мире. 

Уфа. 11 февраля. ИНТЕРФАКС - Президент России Дмитрий Медведев посетил уфимскую соборную мечеть и побывал в резиденции верховного муфтия Центрального духовного управления мусульман России Талгата Таджуддина. 

Грозный. 11 февраля. ИНТЕРФАКС - Глава Чечни Рамзан Кадыров считает, что посещение президентом РФ Дмитрием Медведевым уфимской соборной мечети следует расценивать как исключительно хороший знак для миллионов мусульман. 

Уфа. 11 февраля. ИНТЕРФАКС - Президент РФ Дмитрий Медведев считает необходимым создать в регионах рабочие группы из представителей разных религиозных организаций по урегулированию конфликтов на национальной почве. 

Власти Саудовской Аравии обвиняются в беспрецедентном наступлении на исторические сооружения в центре Мекки и Медины

Резиденция ЦРО Духовного Управления Мусульман города Москвы и Центрального региона “Московский Муфтият”
109044 г. Москва, м. Пролетарская, 1-й Крутицкий переулок д. 5/2
Тел. +7 (495) 626-63-09
E-mail: gulistan-60@mail.ru

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.