Албир хәзрәт Шәймиев белән очрашты

18 декабря 2010

17 декаберьдә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш” фонды җитәкчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев Русия Баш мөфтиенең беренче урынбасары, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Чуашстан мөфтие Албир хәзрәт Кргановны Казан Кремлендә кабул итте.Әлеге очрашуда сүз Россиядәге дини һәм милли вәзгыять турында барды. Илдә кайбер сәяси-экстремистик көчләр соңгы вакытта тудырган дини-милли киеренкелек, Россиядәге мөселман оешмалары арасындагы вакыйгалар хакында фикер алышу булды.Моннан тыш, Албир хәзрәт Крганов Россиянең Иҗтимагый палатасында һәм Чуашстанда ел дәвамында башкарылган эшләр белән дә таныштырды. Россия Мөселманларының Үзәк Диния нәзарате 7 декабердә Мәскәүдә узган Президиум киңәшмәсе хакында мөфти хәзрәт мәгълүмать бирде.Минтимер Шәймиев Шыгырданда җәен ачылган "Өч сәхабә” исемендәге Үзәк Җәмигъ мәчет ачылуының аеруча мөһимлегенә игътибар итте. Шулай ук Урмай авылында төзелеп бара торган Кара пулат мәчетенең борынгы Болгар проекты белән төзелүенә соклануын белдерде. Чөнки, әлеге мәчетләр Шәһри Болгардагы Җәмигъ мәчет һәм Кара пулат проектлары нигезендә төзелде. Билгеле булганча, Татарстанның беренче Президенты Шәһри Болгар һәм Зөя утрауларында төзекләндерү эшләрен башлап җибәрде. Ул җитәкләгән "Яңарыш” фонды Шәһри Болгарда быел шакты эшләр башкарырга да өлгерде. Юллар салынды, елга порты төзелә башлады. Чуашстан мөфтие белән булган очрашу да Минтимер Шәймиев төзекләндерү барышы хакында мәгълүмат бирде һәм Шәһри Болгарның киләчәктәге роле хакында да мөфти хәзрәтләре белән киңәште. Чуашстан мөфтие Албир хәзрәт Крганов милли һәм дини яңарышка биниһая өлеш керткәне һәм Чуашстан татарларына даими игътибары өчен Минтимер Шәймиевка рәхмәт сүзләре җиткерде һәм борынгы Шәһри Болгар панорамасы төшерелгән, махсус заказ белән эшләтелгән зур келәм бүләк итте. Шушы келәмнең нигезе булып торган Болгар рәсемен чуаш рәссамы Николай Лукианов эшләде.

Резиденция ЦРО Духовного Управления Мусульман города Москвы и Центрального региона “Московский Муфтият”
109044 г. Москва, м. Пролетарская, 1-й Крутицкий переулок д. 5/2
Тел. +7 (495) 626-63-09
E-mail: gulistan-60@mail.ru

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.