Дини Идарэ Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтәриятен котлады

14 декабря 2010

Хөрмәтле Рамик Мирзадҗан улы Гаделҗанов!Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм аңа багълы булган 50лле мәхәллә исеменнән, Сезне Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе булып сайлануыгыз белән чын ихластан котлыйм.Милли яшәеш, дини тормыш гомер бакый фидакәрьләр кулында булды. Аерым энтузиастлар берләшеп, туган халкыбыз өчен батырларча эш-гамәлләр күрсәтеп кенә татар халкы даими алга барды. Аллаһыга шөкраналарыбыз булсын, милләтебездә мондый асыл егетләр-кызлар, апыйлар-абыйлар шактый булды. Татарның эчке куате шушы энтузиастлар аркасында тулып торды. Чуашстан татарлары да моңардан чыгарма түгел.Кемгә дә сер түгел, Чуашстан татарлары бүгенге көндә татар дөньясында бердәмлеге, аякта нык басып торуы, милли-дини эшләрнең олпатлылыгы белән танылды. Бу танылуыбыз, алга китешебез аерым шәхесләрнең дә, халкыбызның да уртак эш нәтиҗәсе булып торды. Һәм, Иншалла, шулай дәвам да итәр. Чуашстан татарлары иҗтимагый хәркәктендә Сез яңа кеше түгел. Инде ничә еллар шушы хәрәкәттә булып, Республикабыздагы татар тормышының барлык нечкәлекләрен беләсез. Менэ хәзер Республкадагы татарларның олы оешмасына рәис итеп сайландыгыз. Ихластан бу вакыйга белән тагын бер тапкыр котлыйм. Киләчәктә дә, Сездән алда эшләгән Минсәет Гыйбадуллин, Искәндэр Күпкәнов, Фәрит Гыйбатдинов, Рәшит Сәнҗәповлар кебек, милли хәрәкәтне оста итеп җитәкләп барырсыз дип ышанабыз. Күпләргә мәгълүм, Чуашстандагы татар милли тормышы Фәрит әфәнде Гыйбатдиновның ихлас тырышлыгы аркасында озак еллар буе үсеп килде. Аның җитәкчелегендә Республикада күпчелек татар милли чаралары оештырылды. Соңгы елда аңа Рәшит әфәнде Сәнҗәпов зур терәк булып торды. Нигездә менә шушы ике олы шәхесебезнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә Чуашстандагы татарлар тагы да зур танылу алдылар. Сезгә кадәр булган фидакәрьләрнең эшчәнлеген дәвам итеп, әлегә кадәр барган эшләрнең дәвамчылыгын саклап, милли-дини бердәмлегебезне өлге итеп алып эшләячәгегезгә ышанычыбыз зур.Чуашстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чуашстан татар милли-мәдәни автономиясе бер халыкның ике таянычы булып тордылар. Моңа кадәр матур уртак гамәлләр белән бер-беренә ярдәм иттеләр. Хезмәттәшлегебезнең бу асылы да киләчәктә тагы да чәчәк атар дип өмет итәбез, Иншалла. Милли-мәдәни мохтәрияттә булган барлык әгъзаларга тирән ихтирамыбыз һәм Сезләргә сүнмәс дәрт теләп,Чуашстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Албир хазрэт Крганов

Резиденция ЦРО Духовного Управления Мусульман города Москвы и Центрального региона “Московский Муфтият”
109044 г. Москва, м. Пролетарская, 1-й Крутицкий переулок д. 5/2
Тел. +7 (495) 626-63-09
E-mail: gulistan-60@mail.ru

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.