Финляндия татарлары юлы мәчеткә илтә

24 апреля 2012

Финляндиянең Ислам җәмгыяте татар тормышы турында "Мәчеткә илтүче юл" дипр аталган 30 минутлык фильм күрсәтте. Документаль фильмны Финляндия татарлары имамы Рамил Билал әзерләгән.
Фильм презентациясе Хельсинки шәһәрендә узды."Мәчеткә илтүче юл"да 1960 елда Хельсинкида төзелгән татар дин вә милли үзәге тарихы күрсәтелә.Биредә татар үзәге турында гына түгел, Финляндия татарлары язмышы да сөйләнелә. Фильмда татар кайда гына яшәсә дә, шунда мәчет төзи, динен һәм милләтен сакларга тырыша дигән фикер уздырыла."Мәчеткә илтүче юл"да шәхси архивлар, фото һәм видеолар һәм бары Финляндиядә уйналган, язылган татар музыкасы кулланылган.
Хәзер Финляндиядә меңгә якын татарның милләт булып оешып яши алуы турында язып китик. Финляндия татарларының бабалары чыгышлары буенча Нижгар өлкәсенең Сергач районыннан булган сәүдәгәрләр булалар. Алар 1870 белән 1920 еллар арасында Финляндиядә төрле сәяси сәбәпләр аркасында төпләнеп калалар.Күпчелеге Хельсинки, Турку һәм Тампере шәһәрләрендә яшиләр. Финляндия татарларының үз мәчетләре дә бар. Ярвәнпә мәчете исемле бу гыйбадәт йорты 1943 елны ачыла һәм Финляндиядә бердәнбер манаралы мәчет дип санала. Күптән түгел мәчет яңартылды. 
Финляндия татарларының милли яшәешне саклауларының сере шунда - алар татар-мөселман мәхәллә системасы нигезендә яши. Ягъни шәһәр үзәгендә 4 катлы мәхәллә йортлары бар. Аның бер каты мәчет, кибет һәм мәдәни үзәк ролен үти. Татарлар мәхәлләгә теркәлгән. Милли салым (налог) дигән төшенчә яшәп килә. Әлеге акча дини вә милли эшләргә тотыла. Елга берничә мәртәбә татарларның уртак мәҗлесе, мили кичәләр уза, җәен балалар өчен лагерь оештырыла. Шул рәвешле Финляндия татарлары телне, динне саклап яши. 
Ә ни өчен шәһәр шартларында Русия татарлары мәхәллә оештыра алмый? Мисал өчен, Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов тырышлыгы белән Чуашстанда авылларда татар-мөселман мәхәлләләре чынлап торып системага салына башлады. Әмма әлегә шәһәрләрдә чын мәхәлләләр юк. Дөрес, монысы да булыр. Шул ук Чуашстанда Шумерля дигән кечкенә шәһәрдә бу эш башланып ята. Шуны да әйтик, бу эшләрдә Финляндия татарлары мисалы үрнәк итеп алына. 

Резиденция ЦРО Духовного Управления Мусульман города Москвы и Центрального региона “Московский Муфтият”
109044 г. Москва, м. Пролетарская, 1-й Крутицкий переулок д. 5/2
Тел. +7 (495) 626-63-09
E-mail: gulistan-60@mail.ru

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.