Мөфтинең әниләр көне тәбриге

30 ноября 2010

Егерме елдан артык Русиядә Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе  Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Шыгырдан авылы мәдәният сараенда шушы бәйрәмгә багышланган чараны Батыр районы татар милли- мәдәни мөхтәрият уздырды. Әлеге олы бәйрәм белән Чуашстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Албир хәзрәт Крганов әниләр исеменә үзенең котлавын җиткерде. Бисмилләһиррахмәниррахим. Әниләребез безне карыннарында йөртеп дөньяга китерәләр, күкрәк сөтләре белән туендыралар, сулышлары белән җылыталар, назлап иркәлиләр, телебезне ачалар, гомерләре буена безнең өчен сызланалар,чәч агарталар. Бүген әнә шул кадерле, иң якын һәм таләпчән, изге күңелле гаҗәеп кешелекле әниләр турында сөйлисе килә. Кадерле әниләр! Сезне шушы бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә эшләрегездә уңышлар, гаиләләрегездә иминлек, саулык – сәләмәтлек , тыныч тормыш, хәерле көннәр телибез.Җир йөзендә иң матур сүз – Әни. Ул һәркем әйтә торган тәүге сүз һәм дөньядагы барлык телләрдә дә бердәй яңгырый. "Анаңны аркажа асып  Мәккәгә алып барсаң да, аңа булган бурычыңны үтәп җиткерә алмассың”, яки тагын  бер хәдистә әйтелгәнчә "Анаң, анаң, аннары анаң, соңыннан гына атаң”, – диелә. Пәйгамбәребезнең тагын бер сүзе бар: "Җәннәт аналарның аяк асытында!”.Шуңа күрә дә галәмгә җан өргән, тормыш бүләк иткән, төн йокыларын калдырып безне баккан, соңгы телем икмәген дә баласына биргән, үзе туңганда да баласын җылыта алган Әниләребез – алиһәгә тиң затлар. Авыр сугыш елларында, сугыштан соңгы катлаулы чорларда да, бүгенге заманда да көчле ир-затлары белән бергә тормыш йөген бер тигез дәрәҗәдә алып баручы гүзәл затларыбыз – алар безнең Әниләребез. Әниләр  алдындагы бурычыбыз – мәңгелек. Шуңа күрә дә һәрберебез әниләргә, әбиләргә, ана булырга тиешле хатын-кызларга үзебезнең кайгыртуыбызны, яратуыбызны, игътибарыбызны күрсәтергә тиешбез. Әниләр бәйрәмендә генә түгел, ә һәр көнебез әниләр исәнлеге өчен дога кылып, аларга изгелек эшләүдән башланырга тиеш. Әниләребезгә нинди генә затлы бүләкләр, алтын-көмеш, энҗе-мәрҗәннәр бирсәк тә, аз булыр. Кадерлик без әниләрне һәм олылыйк! Аларның канатлары кайрылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылмасын! Изге бәйрәм уңаеннан барлык әниләргә, әбиләребезге, сеңелләргә ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы телим. Изге бәйрәмнәребез белән! Мөфти Альбир хазрәт Крганов.

Резиденция ЦРО Духовного Управления Мусульман города Москвы и Центрального региона “Московский Муфтият”
109044 г. Москва, м. Пролетарская, 1-й Крутицкий переулок д. 5/2
Тел. +7 (495) 626-63-09
E-mail: gulistan-60@mail.ru

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.