Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевны Чуашстан мөфтияте котлады

20 января 2012

Мөфти Әлбир Крганов Чуашстан, Мәскәү һәм Русиянең үзәк өлеше мөселманнары Диния нәзарәте, аңа буйсынган мәхәлләләр исеменнән Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, беренче президент Минтимер Шәймиевне 75 яшьлек юбилее белән котлады. Бу теләкләргә "Татар заманы” да кушыла.Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы Шәймиев!

Чуашстан, Мәскәү һәм Русиянең үзәк өлеше мөселманнары Диния нәзарәте, аңа буйсынган мәхәлләләр һәм шәхсән үземнең исемемнән Сезне 75 яшьлегегез белән йөрәк түрләребездән чыккан ихласлылык белән тәбрик итәбез.
Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Сез гомер бакый төрле югары урыннарда эшләп, Илебездә иң авыр вакытларда тарихи ватаныбыз булган Татарстанны җитәкләдегез. Шул чорда Татарстанда, үзенең аерым бер статусына, көчле икътисадына, милләтләр һәм диннәр арасындагы чын татулыкка нигез салынды. "Татарстан моделе” дигән аңлатма халыкара югарылыкта күтәрелде. Русиянең барча төбәкләре Татарстаныбызга гыйбрәт һәм үрнәк итеп карый башлады. Бүгенге көндә Татарстан, Казан даими үсештә бара икән — аның нигез ташлары гына түгел, калыплары, формасы, эчтәлеге дә Сезнең юлбашчылыкта төзелде. Татарга, мөселманга хас булганча, бүген Сезнең бу олы хезмәт юнәлешен, дәвамчылыкны өзмичә, шәкертләрегез күрсәтеп килә. Сез дә, олы җитәкче, остаз буларак, дәүләт эшендә олы вазыйфаны, ил агасы ролен үтәп барасыз.
Чуашстан, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов
Минтимер әфәнде, Сезнең чорда, Татарстанда гына түгел, бар илебез буйлап милли һәм дини яңарыш булды. Казаныбыз йөрәгендә Кол Шәриф мәчете аякка басты, Ислам университеты барлыкка килде. Сезнең җитәкчелектә башкарылган мондый олы эшләрне күпләп санап булыр иде. Хәзер исә, нур эстенә нур булырдай тагын бер олы проектны тормышка ашырып киләсез. Гасырлар буе халкыбызның рух мәркәзе, моң-сагыш дәрьясы, иман ныклыгы чыганагы, тарихи үзаң урыны булган Шәһри Болгарны бүген танымаслык итеп үзгәртеп-кору эшләрен башкарасыз. Әлеге зур эш барышында даими рәвештә дин әһелләренең дә киңәшен истә тотып эшләвегез дә зур сабак булып тора. Безнең дә, Шәһри Болгар мәсьәләсе буенча, Сезнең белән берничә тапкыр күрешүебез – хәтеребездә һаман да иң матур мизгелләр буларак саклана. Буыннардан-буыннарга Болгар җиренә, суык җилләр искән чорда, зиярәт кылган безнең ата-бабаларыбыз бүгенге яңарыш хакында хыялланырга да курыккандыр. Сез шушы тарихи гаделлекне торгызып, бүгенге һәм киләчәк буын татар-мөселманнар горурланырлык бер гамәл кыласыз. Тарихи мирасыбызны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәреп, халкыбызны матур яктан танытуны дәвам итәсез.
Сер түгел, бүген илебездә милләтара, динара тынычлык ул бар диннәргә дә тигез караш, милләтләрнең барчасын тигез яратудан чыгып кына була ала. Сезнең җитәкче буларак зирәклек тә шушы алыштырылмас кыйммәтләргә нигезләнгән дип аңлыйбыз. Зөя шәһәрендәге, тарихта төрлечә бәяләнгән, әмма чынлыкта тарихи һәм күрше халыкларның рухи үзәге булган шәһәрчекне яңадан аякка бастыруыгыз да – мөселманнар өчен дә горурланырлык бер эш. Бу Татарстанның, татар милләтенең дә толерантлык гәүдәләнеше булып тора.

Минтимер Шәрипович, башкарылган эшләрегез бихисап. Шушы 75 яшегезне билгеләп үткән көннәрдә, кылынган изгелекләр белән генә түгел, алдагыларына да планнар корып яшәвегезне телибез. Иншалла, киләчәккә дип кылган ниятләрегез дә шулай күп икәнлегенә иманыбыз камил. Олы илебез, Татарстаныбыз, милләтебез һәм өммәтебезнең киләчәге өчен, алдагы буыннар горурланырлык, күп гамәлләр башкаруны Аллаһы Тәгалә насыйп итсен. Без исә үз чиратыбызда бу эшләрдә даими ярдәмчегез, таянычыгыз булырбыз. Бергә-бергә изгелекләр кылып яшәргә насыйп итсен. Галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, бала-онык хөрмәте белән озын гомерләр муафык кылсын иде.

Резиденция ЦРО Духовного Управления Мусульман города Москвы и Центрального региона “Московский Муфтият”
109044 г. Москва, м. Пролетарская, 1-й Крутицкий переулок д. 5/2
Тел. +7 (495) 626-63-09
E-mail: gulistan-60@mail.ru

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.