Урмай мөхтәсибәте утырышы булып үтте

24 июля 2011

Бүген Урмай  мөхтәсибәтенең чираттагы утырышы Урмай авылының яңа мәчетендә урнашкан мәдрәсәдә үтеп китте. Утырышта Чувашия ДН казые Сәетзада хәзрәт Гыймаев, ЧДН аппарат җитәкчесе Мансур хәзрәт Хайбуллов, Комсомол район татарларының милли-мөхтәрият рәисе Фәрит Гыйбатдинов, мөхтәсиб Фәнис хәзрәт Сафиуллин, күрше авыл имамнары, мөгаллимнәр катнашып, эшлекле рәвештә, үз фикерләрен җиткезделәр. Мөхтәсибәтнең повесткага куйган төп сораулары:

  1. Урмай мөхтәсибәтенең  ярты еллык  эшенә анализ ясау, киләсе ярты елга эшләүне планлаштыру;
  2. Урмай, Комсомол  авылларындагы мәхалләләрнең  һәм җирле иҗтимагый оешмалар белән эшләүгә системалы караш булдыру,  бергә эшләү механизмнарын булдыру;
  3. Тукай һәм Чичкан авылларында урнашкан мәчетләрнең  төзелүенә 20 еллык бәйрәмнәрне үткәрү;
  4. Рамазан аена багышланган төрле сорауларны карау.
  5. "Зикер,фикер, шөкер” исемле дүртенче "ART-MFDNIA”  исемле Төбәк-ара мөселман җырлар фестивален Урмай авылында уздыру.  

Мансур хәзрәт Хайбуллов Урмай авылы мөхтәсибәтенә Диния нәзәрәте исеменнән соңгы чараларда , Болгар җыены,  Бөтен Русия сабантуенда , оештыру эшләрендә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.  Сәетзадә хәзрәт Гыймаев күбрәк яшьләргә таянырга, аларны дөрес тәрбияләү өстендә эшләргә диде. Соңгы вакытта Чичкан авылыннан армиягә китүче яшьләр , солдатка ,  иртән мәчеткә килеп намаз укып киттеләр. Элек нихрутлар йорттан киткәндә тәкъбир әйтеп киткәннәр. Бу бик дөрес эйбәр.

Фәрит Гыйбатдинов Урмай мөхтәсибәте белән  бергә  эшләү дәверенә тукталып үтте. Алар бик күп, эшләнгәне дә эшләнәчәге дә. Урмай сайтында эшләгән эшләр турында язмалар язылып барыла.

Мөхтәсибәт бөтен сорауларга җавап табып, повесткада булган сорауларны карап чыкты.Бу вакытта Урмай авылының яңа мәчетендә ир-балалар өчен җәйге җәйләү дәвам итә. Мөхтәсибәт башлангыйнча балалар мини-стадионда футбол уйныйлар иде, соңыннан Радик хәзрәт дәресе укуга керделәр. Шушы көннәрдә генә Батырга бассейнга барып суда йөзеп, уйнап кайттылар.

Резиденция ЦРО Духовного Управления Мусульман города Москвы и Центрального региона “Московский Муфтият”
109044 г. Москва, м. Пролетарская, 1-й Крутицкий переулок д. 5/2
Тел. +7 (495) 626-63-09
E-mail: gulistan-60@mail.ru

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.