Урмай сабантуй кунакларын кабул итте

25 июня 2011

Татар дөньясында  олуг бәйрәм узды. Халык шәһри Болгарга барып зыярат кылды. Россиянең төрле якларыннан килгән милләттәшләребез Болгардан юлны Чувашиягә алды. Меңләгән кардәшләребез Бөтенрусия сабантуена Шыгырданга ашкынды. Кунакларның күбесе Шыгырданга, шәһси  гаиләләргә урнашты. Менә, Түбән Тагил, Мәскәү, Екатеринбург, Мәскәү өлкәсе Щелково шәһәре кунаклары Урмай авылына тукталдылар. Урмайлылар кунакларны авыл мәдәният йортында  корбан мәҗлесе  белән каршы алдылар. "Мишәр " ансамбле җырлы биюле композицияләрен кунакларга күрсәтте, тәмле сый-хөрмәт белән сыйлады. Кунаклар яңа мәчетне күреп сокланып хәйран калдылар.

"Искиткеч гүзәл авыл, күптән килеп күрергә теләгем бар иде. Шундый күркәм йорт-җирләр, олы мәдәниятле, динле халык яши Урмайда. Ишетеп белә идем, инде хәзер үзем, үз күзләрем белән күрдем” – ди, Екатеринбург каласыннган килгән Фәвия Сафиуллина. Щелково шәһәре имамы Ринат әфәнде :”Рәхмәт дусларым Хайдәр, Фәнис , Җәүһәр Сафииуллиннар гаиләләренә. Заманында безнең шәһәргә мәчет ясап биргәннәр иде. Оста куллы милләтпәрвәрләр икәнне әллә кайчан белә идек. Аралашып яшибез.  Бүген безне, сабантуйга килгән делегацияләрне, шундый җылы кабул иттеләр. Алланың рәхмәте яусын, безне шулай кадерләп каршы алган өчен. Шундый тәмле итеп аш-су корганыгыз өчен, җыр-моңыгыз өчен. Иң мөһиме – дуслыгыбыз нык булып калсын, бер-беребезгә терәк булып калыйк.”

Очрашу мәҗлесендә Чувашия Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Чувашрегионгаз” оешмасы генераль директоры Кияметдин Мифтахутдинов катнашты, кунакларны котлап тәбрикләү сүзләрен җиткезде. Чувашия Республикасының бүгенгесе һәм киләчәге турында, аның тормышы турында тәфсилләп сөйләде. Бәйгедә Урмай авылы поселениясе башлыгы Минзаһит Зайнуллин, Чувашия Республикасы татарларының милли мөхтәрият рәисе Рамик Гаделъянов катнаштылар.

Очрашу кичәсен Фәрит Гыйбатдинов җитәкчелегендә Урмай авылы социаль мәдәният үзәге, сәнгать мәктәбе укытучылары  белән әзерләнде. Кунаклар шәһси йортларда  һәм "Круиз” кунакһанәсендә кундылар. 19 нчы июндә бәйрәмне  Шыгырдан сабантуенда дәвам иттеләр. Оештору комитеты исеменнән бик зур рахмәт Бөтенроссия татар авыллары  Сабантуе кунакларын кунак иткән шәхси йортларга, авылларга һәм оешмаларга. 

Резиденция ЦРО Духовного Управления Мусульман города Москвы и Центрального региона “Московский Муфтият”
109044 г. Москва, м. Пролетарская, 1-й Крутицкий переулок д. 5/2
Тел. +7 (495) 626-63-09
E-mail: gulistan-60@mail.ru

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.