Вәкил Шәйхетдинов: Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның портреты җиңел һәм тиз эшләнде

20 апреля 2012

Уфадагы танылган татар кылкаләм остасы, Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов Казанда 20 апрель көнне шәхси күргәзмәсен ача. Автор бу күргәзмәгә атаклы татарларның кырыкка якын портретын урнаштыра.

   Рәссам соңгы айларда язган портретлар арасында баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, күренекле шагыйрьләр Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева, драматург Туфан Миңнуллин, танылган әдипләр Рабит Батулла, Ләбиб Лерон, Лена Шагыйрьҗан һәм башкалар бар. ​
   Атаклы шәхесләребезнең портретларын язучылар элек тә булды. Ә мин инде менә бүгенге замандашларыбызны күрсәтәсем килде, - ди Вәкил әфәнде. – Хәзер менә телевидениене карасаң да, башка якларны да, гел табыш алу максатын куеп эшләгән эшләр генә күрсәтелә. Ә менә үзебезнең арадагы тугры шәхесләрне күрсәтү азрак. Шуңа бу эшкә үз өлешемне кертәсем килә.
     –Әгәр кешене берничә тапкыр гына булса да күреп, аның белән ихлас сөйләшсәң, эш җиңел, рәхәт, тиз бара. Менә мисал өчен күренекле дин әһеле Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның портретын гына алыйк. Мин аның белән күп еллардан бирле якын аралашам. Шуңа да аның портретын язу да зур канәгатьлек бирде, ди Вәкил әфәнде Шәйхетдинов.
 

Резиденция ЦРО Духовного Управления Мусульман города Москвы и Центрального региона “Московский Муфтият”
109044 г. Москва, м. Пролетарская, 1-й Крутицкий переулок д. 5/2
Тел. +7 (495) 626-63-09
E-mail: gulistan-60@mail.ru

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.