Мөфти Крганов: Россиядә теләсә кайсы ислам иленә караганда да күбрәк мәчет ачылды

21 сентября 2024

Россиядә соңгы елларда теләсә кайсы ислам иленә караганда да күбрәк мәчет ачылган. Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, мөфти Әлбир Крганов Тәһранда (Иран) узучы Халыкара ислам бердәмлеге конференциясендә шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Шул ук вакытта, Крганов соңгы елларда меңләгән яңа мәчет һәм мәдрәсә эшли башлавын әйтте.

«Без Россиядә ислам рухияте һәм мәгарифенең чын мәгънәсендә ренессансын күзәтәбез. Шуны искәртәсем килә, илебезнең хәзерге җитәкчелеге вакытында Россиядә теләсә кайсы ислам иленә караганда да күбрәк мәчет ачылды. Хакимиятнең безне хуплавын һәм мөселман дөньясына йөз белән борылуын тоябыз», - диде Крганов.

Мөфти шулай ук Мәскәүдә уникаль төбәкара мәдәни-агарту үзәге булдыру буенча эш алып барылуын әйтте.

38нче Халыкара ислам бердәмлеге конференциясе Иран башкаласы – Тәһранда уза. Анда дөньяның 100 иленнән 300дән артык дин эшлеклесе һәм галим катнаша.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/mofti-krganov-rossiyada-telasa-kaisy-islam-ilena-karaganda-da-kubrak-macet-acyldy-5893564

Резиденция ЦРО Духовного Управления Мусульман города Москвы и Центрального региона “Московский Муфтият”
109044 г. Москва, м. Пролетарская, 1-й Крутицкий переулок д. 5/2
Тел. +7 (495) 626-63-09
E-mail: gulistan-60@mail.ru

Духовное управление мусульман Чувашской Республики — Муфтият Чувашии, объединенная организация мусульман Чувашский Республики. Муфтият был создан 18 мая 1994 года на учредительном собрании махаллей Республики. В состав ДУМ ЧР входят все действующие мечети Республики и общины. ДУМ ЧР действует в составе Духовного собрания мусульман России.